news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев Астанада Россия-Казахстан сөйләшүләрендә катнашты

^Минтимер Шәймиев Астанада Россия-Казахстан сөйләшүләрендә катнашты

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казахстандагы соңгы көндә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путинның Астанага эшлекле визиты кысаларында узган Россия һәм Казахстан делегацияләре сөйләшүләрендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Киңәйтелгән составта сөйләшүләр барышында, аерым алганда, икътисадның төрле тармакларында кооперацияне киңәйтү, Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында сәүдә күләмен арттыру, ягулык-энергетика комплексында хезмәттәшлек, шулай ук халыкара интеграция структуралары - ЕврАзЭС, Коллектив иминлек Шартнамәсе Оешмасы, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кысаларында ике илнең хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

КРда гамәлгә ашырылучы “КАМАЗ” ААҖ проекты һәм Казанда “ТуранАлем-Казан” банкын төзү сөйләшүләр барышында РФ төбәкләренең берсенең һәм Казахстанның уңышлы хезмәттәшлеге мисаллары буларак билгеләп үтелде. Сүз шулай ук икътисадның башка өлкәләрендә, аерым алганда вертолет төзелешендә, шулай ук гуманитар элемтәләрне киңәйтүдә хезмәттәшлек турында барды.

Сөйләшүләрдән соң ике илнең президентлары Россия-Казахстан дәүләт чиге турындагы Шартнамәне ратификацияләү турындагы грамоталарны алыштылар.

Евразия үсеш банкын гамәлгә кую турындагы килешү имзаланды, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше сәнәгать, энергетика һәм транспорт өлкәсендә уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру булачак.

Бүген Россия Внешэкономбанкы белән Казахстанның Үсеш банкы арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү ике илнең хезмәттәшлеген киңәйтүгә һәм икътисадның тотрыклы үсешенә этәргеч ясарга тиеш. Ул шулай ук РФ һәм КР предприятиеләре арасында нәтиҗәле икътисади хезмәттәшлеккә киң перспективалар ача.

Бүген Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путин хөрмәтенә КР Президенты Нурсолтан Назарбаевның кабул итүендә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100