Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Алабугада Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачачак
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Татарстанда полилингваль белем бирү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алабугада Мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале ачылышында катнашачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.
5 августка планлаштырылган ачылыш тантанасы шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Мәгариф министрлыгының педагогик кадрларны үстерү һәм ресурслар белән идарә итү департаменты директоры Мария Хлопотных, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашында булачак.
Мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр, практик дәресләрне Минтимер Шәймиев лекциясе ачып җибәрәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Татарстанда полилингваль белем бирүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Быел фестивальдә беренче тапкыр республика ата-аналар комитеты вәкилләре катнашачак. Алар укытучылар һәм бәйсез экспертлар белән берлектә дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашып, мөһим мәсьәләләрне күтәрәчәк. Мәктәптә буллинг, балаларның социаль челтәрләрдәге мәгълүмати куркынычсызлыгы, милли мәгариф, шулай ук башка күп кенә кискен социаль темалар буенча фикер алышу булачак.
Фестиваль кысаларында шулай ук «Сәламәт укытучы» проектын тормышка ашыру да булачак. Анда эмоциональ яну, дөрес туклану, педагогларның хатын-кыз сәламәтлеге темаларына егермегә якын дәрес үткәреләчәк.
Халыкара мәктәп укытучылары фестивале үз эшен 7 августта төгәлләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз