news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев академик Александр Чубарьян белән очрашты

Александр Чубарьян Минтимер Шәймиевкә алты томлык «Бөтен дөнья тарихы» фундаменталь академик хезмәтенең өч томын бүләк итте.

Минтимер Шәймиев академик Александр Чубарьян белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Фәннәр академиясе Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, академик Александр Чубарьян белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков катнашты.



Минтимер Шәймиев кунакка республиканың «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турындагы экспозиция тәкъдим итте һәм «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» проекты хакында сөйләде.

Александр Чубарьян Казанга «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының күчмә утырышын үткәрү өчен килде. Әңгәмә барышында ул Казан федераль университеты тарафыннан һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровның шәхси ярдәме белән оештырылган утырышның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.

Университет «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе» эшчәнлеге өчен мәйданчык буларак сайлап алынган. Моннан тыш, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты базасында тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы ачылды.

Очрашу ахырында Александр Чубарьян Минтимер Шәймиевкә Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты тарафыннан нәшер ителгән алты томлык «Бөтен дөнья тарихы» фундаменталь академик хезмәтенең өч томын бүләк итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100