news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: “2013 елгы универсиада Татарстанны дөньяга танытырга мөмкинлек бирәчәк”

Президент “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә булганда Казанның 2013 елдагы Универсиаданы үзендә уздыру мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерд

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә 90 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә кунакта булды. Барган әңгәмә вакытында ул Казанның 2013 елдагы Универсиаданы үзендә уздыру мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.
Илбашы сүзләренчә, ул безнең халыкның тарихында бик зур тарихи вакыйга һәм Татарстанны дөньяга танытырга мөмкинлек бирәчәк.
“Дөнья зур бит ул, мич башында ятып, ничек кенә горурланып, масаеп ятма – сине беркем дә белми. Ничек тудың – шулай китеп барырга да мөмкинсең. Бүгенге көндә дөньядагы 3 шәһәр арасында Казан Универсиаданы үзендә уздыру өчен көрәшә икән, безнең файдага тавыш бирү булса - ышаныч бар”, - диде М.Шәймиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot