Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: “2010 елда халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләр дә үтәләчәк”
ТР Президенты ассызыклап үткәнчә, җитәкчеләр кризиска каршы программаларны үтәмәгән очракта кадрлар алышынырга мөмкин
(Казан, 14 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә ТР Иминлек советы утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Утырышта “Татарстан Республикасында кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында” һәм “Республика алкоголь продукциясе базары һәм исерткеч эчемлекләрнең сыйфатын арттыру буенча чаралар турында” дигән ике мәсьәлә каралды.
Татарстан Президенты үз чыгышында 2009 ел республика өчен икътисади кризис йогынтысы астында узды, дип билгеләп үтте. Соңгы ике айда икътисадта хәлләр яхшыра башлады, бу уңай тенденцияне ныгыту зарур. Әмма тынычланырга ярамый, Татарстанда гамәлгә ашырылучы кризиска каршы программалар кысаларындагы барлык чараларны дәвам итәргә кирәк.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, кайбер предприятиеләр салымнар түләүдән кача. “Салым түләүдән качу – җинаятькә тиң. Без андыйларның Россия территориясендә генә түгел, аннан читтә дә эзенә төшәчәкбез”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Татарстан Президенты шулай ук социаль ипотека программасына взнослар түләүдән качу да ярамый торган эш дип белдерде. Әгәр предприятие эшли икән, ул взнос түләргә тиеш. Татарстанда социаль торак төзелешенә 17 миллиард сум акча тотыла.
“ТР Иминлек советы тарафыннан кабул ителгән коллегиаль карарларны үтәмәү саботажга тиңләнәчәк. Кадрлар алышынырга мөмкин”, – диде Татарстан Президенты.
Утырышта төп доклад белән ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда Татарстанда кризиска каршы программаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаның гомуми күләме 55,2 миллиард сум тәшкил иткән, предприятиеләргә тагын 37 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзүгә 21 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Вице–премьер ассызыклап үткәнчә, кризиска да карамастан, ТР Хөкүмәте халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәгән.
“Без халыкка биргән вәгъдәбезне үтәдек”, – диде Минтимер Шәймиев. Аның билгеләп үтүенчә, кыенлыклырга да карамастан, 2010 елда дәүләт халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәячәк.
Беренче вице–премьер бюджетка салым керемнәре буенча түбәндәге саннарны китерде: 2009 елның 1 декабренә Татарстанда 185 миллиард сумлык салым җыелган, шул исәптән ТР консолидацияләнгән бюджеты 75,3 миллиард сумга тулыланган. Аның 21,1 миллиард сумы – табышка салым, 27,3 миллиарды – физик затлар кеременә салым. Фаразлар буенча бюджет дефициты 30 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк. Тулаем төбәк продукты – 7, өстәмә кыйммәт – 20, табышка салым – 50, физик затлар кеременә салым 9 процентка кимиячәк.
“Кызганычка күрә, предприятиеләрнең кризиска сылтау итеп салым түләүдән качуы һәм үзләрен социаль җаваплылыктан азат итүенә бәйле күп кенә мисаллар бар. 2009 елның 10 аенда бюджетка 4,5 миллиард сум акча кермәгән”, – дип белдерде Равил Моратов.
Утырышта Татарстан Президенты республикада гамәлгә ашырылучы киң колачлы җәмәгать эшләре программасының уңай ролен билгеләп үтте.
Бүгенге көндә Татарстанда 96,5 мең кеше җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз