news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсендә сакланган китаплар укучы өчен ачык булачак

Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсендә сакланган китаплар укучы өчен ачык булачак
Салават Камалетдинов

Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсеннән Милли китапханәгә тапшырылган китаплар укучылар өчен ачык булачак. Китапларның тулы исемлеге дә мәгълүмат кырында урын алачак, дип ышандыра китапханә җитәкчелеге.

«Минтимер Шәймиевның шәхси китапханәсеннән 4 меңгә якын китапны кабул итеп алдык. Әлеге фонд өйрәнелә генә башлады. Кабул ителгән китаплар арасында татар әдәбияты да, фотоальбомнар да, сәясәт эшлеклеләре тарафыннан бүләк ителгәннәре дә бар», – дип әлеге фонд белән таныштырды Милли китапханәнең директор урынбасары Тәбрис Яруллин «Татар-информ» хәбәрчеләрен.

Уку залының түрендә күргәзмә өчен урын билгеләнгән. Оештыручылар күргәзмә өчен фондны чагылдыра торган, аның төрлелеген күрсәткән китаплар сайлануын әйтә.

«Китаплар арасында Минтимер Шәриповичның үзенә кызык булганнарын күрәбез. Китапның укылганлыгы күренә. Укылган китаплар аша шәхесне ачып булуын беләбез, димәк, әлеге китаплар аша беренче Президентыбыз турында да ачышлар ясарга мөмкин. Кешенең Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевны укуы, минемчә, яхшы күренеш», диде ул.

Тәбрис Яруллин «сәяси яктан бик кызыклы булган туксанынчы елларга караган китапларга» игътибарны юнәлтте. Әлеге култамгалы китаплар аша беренче Президентның кемнәр белән күрешүен дә күреп булуын искәртте. Аның хоббие булган атлар, шахматлар темасына китапларны күрсәтте.

«Әлбәттә, Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсендә булган китапларның күпчелеге китапханәдә бардыр да, ләкин алар култамгалы булулары һәм авторның беренче Президентка бүләк булуы белән кадерле һәм уникаль», –  диде ул.

Кабул ителгән китаплар арасында Милли китапханә фондында моңарчы булмаган китаплар да шактый. Әйтик, Шәймиевнең шәхси китапханәсендә Габдулла Тукайның алтай телендә 2021 елда чыккан шигырьләр китабы, балкар телендә «Идегәй» дастаны бар.

Тәбрис Яруллин фондның әле өйрәнелә генә башлавын, култамгалы китапларның аеруча кадерле булуына басым ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot