news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Зөя һәм Болгарда гына да быел 1,6 миллион турист булган

Татарстанда эчке һәм тышкы туризм агымының сизелерлек үсеше күзәтелә. Быел Зөя һәм Болгарда гына да 1,6 млн турист булып киткән. Бу күбесенчә республиканың тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга игътибары белән аңлатыла, дип белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Бу хакта ул Казанда узган «Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музей экспонаты итеп әзерләү» халыкара конференциясендә әйтте.

«Безгә Идел буе халыкларының бай мәдәни мирасын саклауда актив катнашу, аны арттыру һәм яшь буынга тапшыру кебек тарихи миссия насыйп булды. Зөяне яңадан торгызу безнең зур Ватаныбызның тарихи-мәдәни мирасын саклауда яңа сәхифә ачты һәм, һичшиксез, Россия һәм аның бай мәдәниятен өйрәнүдә ул аерым урын алып торачак», – диде республиканың беренче Президенты.

Шәймиев белдергәнчә, Татарстан мәдәни мирасны торгызу мәсьәләләре белән максатчан һәм предметлы шөгыльләнә, бигрәк тә соңгы унъеллыкта. Аның фикеренчә, Россиянең тарихи-мәдәни мирасын саклау – иң мөһим бурычларның берсе.

«Татарстанда күпмилләтле халыкның тарихи мирасын торгызуга «Яңарыш» фонды аша бик күп хәйриячеләрнең катнаша алуы куанычлы. Җәмгыятьтә үзаң һәм шул нигездә рухият үстерү процессы бара. Дини кануннарны үтәмичә генә рухият табу мөмкин түгел. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык – ул безнең рухи кыйммәтләребез дә», – дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның «Валдай» халыкара дискуссия клубының пленар утырышында әйткән сүзләрен искә төшерде: «Үсеш нәкъ менә цивилизация белән диалогта, рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянып барырга тиеш».

Россиядә тарихи объектлар саны елдан-ел арта бара, аларның кыйммәте бөтен дөньяда таныла, дип өстәде Шәймиев. Берничә ел эчендә Татарстанның өч объекты – Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, дип искәртте ул.

Дәүләт Киңәшчесе «Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музей экспонаты итеп әзерләү» халыкара конференциясенең Россия халыкларының мәдәни мирасы елында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елында узуын билгеләп үтте. Бу дата Россия Президенты ярдәме белән федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү Россиядә эпохаль вакыйга булачак. Бу – башка милләт кешеләренә хөрмәт, халыклар бердәмлеге. Моны сакларга һәм шул нигездә җәмгыятебезнең рухи үсешенә ирешергә кирәк. Күп милләтле һәм күп конфессияле Ватаныбыз безгә кадерле», – дип нәтиҗә ясады Шәймиев.

Конференциядә Россия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Сирия, Монголия, Сенегал, Беларусь, Кытай, Һиндстан һәм Азәрбайҗаннан йөздән артык белгеч катнаша. Өч көн эчендә алар агач, каен тузы, агач кабыгы, тире һәм башка органик материаллардан археологик предметларны консервацияләү, реставрацияләү һәм экспозицияләү белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100