Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: ЮНЕСКО конвенциясенең 50 еллыгын уздыруыбыз белән горурланачакбыз
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО конвенциясенең 50 еллыгына багышланган форумны оештыручылар киләчәктә моның белән горурланачагын белдерде.
Бу көннәрдә Казанда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе кабул ителүнең 50 еллыгына багышланган форум уза. ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе әлеге чараны оештыруга этәргән хәлләргә ачыклык кертте.
«Безнең ил ЮНЕСКО комитетының 45нче сессиясен Казанда уздыру хокукына ирешкән иде, тик безгә дус булмаган илләр бу сессияне үткәрүне сузды, каршылык күрсәтте. Мондый шартларда без үзебез дә аннан баш тарттык. Россия Президенты карары нигезендә, без Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе кабул ителүнең 50 еллыгын үткәрергә булдык. Без бу адым белән конвенция нигезләмәсенә тугры булуыбызны күрсәтәбез» – диде Григорий Орджоникидзе.
Минтимер Шәймиев каршылыклы шартларда зур чара үткәрүне киләчәккә яхшы үрнәк буларак бәяләде.
«Сессияне үткәрергә каршы булганнар уйлансыннар. Еллар узар. Без моның белән горурланачакбыз. Бу бит ЮНЕСКО. Бу оешма 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы тәмамлангач оешкан. Кешеләр сугышның кабатланмавы турында уйланганнар. Сугышның яралгысына да юл куярга ярамый», - диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз