news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: ЮНЕСКО конвенциясе үзенең яшәү сәләтен һәм әһәмиятле булуын раслады

Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе үзенең яшәүгә сәләтле һәм әһәмиятле булуын гамәлдә исбатлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда ЮНЕСКО конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның пленар утырышында белдерде.

«Конвенция планетабызның мәдәни һәм табигый күптөрлелеге сагында тора, кулдан эшләнгән һәм табигый һәйкәлләрне киләчәк буыннар өчен саклап калу омтылышында илләрне берләштерә», – диде ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе.

Шәймиев искәрткәнчә, Советлар Союзы Конвенциягә 1989 ел башында кушылган. «Узган елларда илебез, шул исәптән Татарстан да, комиссия нигезләмәләрен үтәү буенча халыкара хезмәттәшлеккә зур өлеш кертте. Комиссия ярдәмендә без үз объектларыбызны Бөтендөнья мирасы исемлегенә керттек, аларның сакланышына өстәмә гарантия алып, алар белән идарә итүнең дөнья тәҗрибәсенә кушылдык», – диде ул.

Дәүләт Киңәшчесе Татарстанда борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызуда башкарылган эш турында сөйләде. Моның өчен 2010 елда «Яңарыш» республика фонды оештырылды, «аның эшчәнлегендә бар халык ярдәм итте». Тарихчылар, археологлар, реставраторлар, төзүчеләрнеңпрофессиональ командасы ярдәмендә алтмышка якын тарих һәм мәдәният һәйкәле торгызылды, дип өстәде Шәймиев.

«Без хәйриячеләргә һәм инвесторларга, Татарстан халкына, яшенә, диненә һәм милләтенә карамастан бергәләп бу борынгы шәһәрләрне торгызган өчен рәхмәтле. Барысы да чын күңелдән һәм күңел өчен эшләнде. Бу безнең фондның девизы. Шундый яхшы эшләрдә катнашып, без үзебез дә мәрхәмәтлерәк, яхшырак булабыз һәм рухи яктан байыйбыз. Бу, асылда, матди гына түгел, рухи яңарыш та», - дип искәртте ул.

Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барылды. «Боларның барысы да халыкара фәнни дәрәҗәдә һәм ЮНЕСКОның барлык таләпләрен үтәп эшләнелүе белән әһәмиятле. Һәм бүген безнең бу өлкәдә алда кыю эшләр башкарырга сәләтле белгечләребез бар», - диде ул.

Шәймиев фикеренчә, мөселман һәм православие гыйбадәтханәләрен бер үк вакытта торгызу – ЮНЕСКОның мәдәни күптөрлелеген һәм әхлакый кыйммәтләрен саклау принципларына тулысынча туры килә, шулай ук ул вакыт белән сыналган дөрес юнәлеш.

«Мирасыбызны яшь буынга тапшырганда, без аның киләчәккә файда китерү өчен мирасны саклап кала алуына ышанырга тиеш. Димәк, мирасын яхшы белүче, кадерләүче, телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген кабул итүче, башкаларның мирасын ихтирам итүче яшьләрне тәрбияләү бик мөһим. Бөртек уңдырышлы җиргә төшәргә тиеш», - дип ышана ул.

Моның өчен республикада «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» күп телле белем бирү комплексларын булдыру буенча масштаблы проект тормышка ашырыла. Укучылар ЮНЕСКО принципларына туры китереп тәрбияләнә, диде Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100