Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: Хәзер без дастаннарны заманча укылышта эшләргә омтылабыз
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дастаннарны заманча бәян итү буенча эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда Мәүлид бәйрәмендә белдерде.
«Хәзер без дастаннарны заманча укылышта эшләргә омтылабыз. Аларны аңлаешлы — заманча бәян итүдә ясарга кирәк», – диде Татарстанның беренче Президенты.
Аның сүзләренчә, бу бик мөһим, җаваплы һәм зур эш, тиешле тикшеренүләр таләп итә.
«Бу бик күп күләмле эш, чөнки халкыбызның тарихы катлаулы. Ләкин без аның асылына төшенергә тырышырга тиеш. Инде беренче адымнар ясалды», – дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе.
Шәймиев берничә ел эчендә матди яңарыш буенча, бигрәк тә Болгарда һәм Зөядә, бик күп эшләр башкарылуын өстәп әйтте. «Бу инде мирас, тарихи яктан алар торгызылган. Хәзер без, тарихны исәпкә алып, рухи яңарыш белән шөгыльләнә башлыйбыз», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз