Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: Хәзер берләшер вакыт
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Украинада барган махсус хәрби операция уңаеннан үз фикерен җиткерде.
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Украинада барган махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә, Россиягә карата көнбатыш илләреннән кертелгән санкцияләргә карата үз фикерен җиткерде. «Хәзер барыбызга да берләшер вакыт. Моңарчы гомер булмаганча бердәм булу кирәк», - дип өндәде ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 31 нче утырышында.
«Шундый реформалар үткәреп, шундый юл үтеп, ил зәгыйфь дип әйтеп булмый. Нинди куәтле бит ул безнең ил! Ил булдыра, менә бит нәрсәләр аша узабыз, һәм без Россия Федерациясе Президенты яклы мөрәҗәгать кабул иттек», – диде Минтимер Шәймиев.
«Әйдәгез, берләшү, илне ныгыту турында уйлыйк. Илнең нәрсәләр кичергәнен һәркайсыбыз белә. Нинди генә еллар булмады. Бу без сайлаган юл. Бүген бер иҗтимагый корылышны, иртәгә икенчене сайлап булмый. Халык тарафыннан сайланган юл бар, ул юлдан беренче көн генә бармыйбыз», – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе илне яклап, берләшү юнәлешендә эшләргә өндәде. «Барыбызга да рәхәт булсын дисәк, башкача була алмый. Эмоцияләр һәрберебездә бар, җиңел генә хәл итеп булыр төсле, ләкин алай гади генә түгел шул, шуңа бердәмлек мөһим», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз