news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Халкыбызның бердәм булып, җыенга җыелышуы - зур җиңү

Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Изге Болгар җыенында чыгыш ясады. «Халкыбызның бердәм булып, җыенга җыелышуы - зур җиңү», - диде ул.

«Башланган эш - беткән эш» диләр татарларда. Әздән генә башлап, күпме эш эшләнде. Болгар җирлегендә башлаган эшләребез көннән-көн матуррак, халыкка аңлаешлырак була бара. Изге Болгар җыены бәйрәмен көтеп алабыз», - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, татар халкының, мөселманнарның елга бер мәртәбә изге җирдә җыелышып күрешүе, киңәшләшүе киләчәктә дә матур эшләргә этәргеч бирә. «Барыгызга да бик зур рәхмәт. Болгар шәһәрендә башка төбәкләрдән вәкилләр белән дә эшләр алып барабыз, уку-укыту мәсьәләләрендә дә», - диде.

«Хөкүмәтебезнең, халкыбызның бердәм булып, җыенга җыелышуы - зур җиңү. Әгәр хәтерегездә булса, нинди кечкенә төркемнәр белән генә җыелышып башланган эш иде бу. Хәзер бирегә башка илләрдән дә мөселман кардәшләр килә. Бу - зур казаныш. Халкыбызга, мөселманнарга караш үзгәрүе - бер генә көндә эшләнә торган эш түгел. Бу очрашулар динне алга сөрә, зур җиңүгә китерә. Киләчәктә дә шушы юлдан тайпылмыйча. матур итеп яшәргә, эшләргә!» - дигән теләкләрен җиткерде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100