Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: Узган еллар дәвамында «Татар-информ» заман белән бергә атлады
Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы уңаеннан котлады.
«Кадерле «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре, редакторлары һәм хезмәткәрләре!
Хөрмәтле Ринат Вәгыйзович!
Татарстан Республикасының төп рәсми мәгълүмат ресурсы – «Татар-информ» агентлыгының 35 еллыгы уңаеннан ихлас котлавымны кабул итегез.
«Татар-информ»ны оештырган ел мөһим сәяси вакыйгаларга гаять бай булды. Бу илебез һәм республикабыз тормышындагы кискен борылыш чоры иде. Без ул чакта хәлиткеч сәяси үзгәрешләр алдында тордык: хакимиятнең гадәти институтлары күз алдында җимерелә һәм яңалары барлыкка килә башлады. 1990 елның март аенда СССР халык депутатларының III съездында илебез Конституциясендәге коммунистлар партиясенең җитәкче роле турындагы маддә гамәлдән чыгарылды һәм СССР Президенты сайланды. РСФСР Югары Советы СССР алдында үз хокуклары турында белдерергә җыенды. Апрель аенда Татарстанда республиканың Югары Советына сайлау беренче тапкыр демократияле, альтернатив нигездә уздырылды. Яңа Югары Совет шунда ук республиканың хокукларын һәм вәкаләтләрен киңәйтү аша аның статусын күтәрү буенча законнар чыгару эшенә кереште. Ул заманда шушы сайлау нәтиҗәсендә мин Татарстан Югары Советы Рәисе булдым, шул ук вакытта партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләвемне дәвам иттем һәм зур илнең мәгълүмат киңлеген тетрәтеп торган көчле вакыйгаларның үзәгенә эләктем.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык чоры игълан ителгәч, журналистлар, кинәт бирелгән иректән башлары әйләнеп, үз-үзләрен белештерми башлады. Беренче шәхси басмалар һәм мәгълүмат агентлыклары барлыкка килде, аларның кайберләре, укучылар игътибарын җәлеп итәргә омтылып, теләсә нинди чара кулланды, бу күбесенчә тоташ нахак тәнкыйтькә кайтып кала иде. Өстәвенә, үзәк гаммәви мәгълүмат чаралары Татарстандагы вакыйгаларны йә күрмәмешкә салышты, йә аларны дөрес яктыртмыйча, кешеләрдә республиканың ниятләре турында ялгыш фикер тудырды.
Нәкъ менә шушы катлаулы вазгыятьтә без, республика, ил һәм чит илләр гаммәви мәгълүмат чараларына Татарстан турында объектив мәгълүматны җәһәт тарату максатында, үзебезнең агентлыкны оештырырга карар иттек. Бу заман таләбе иде. Агентлыкка конкрет бурыч йөкләнде: барлык федераль һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары өчен беренче чыганак булу. Шул рәвешле, 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын оештыру турындагы карарына кул куелды. Сүз уңаеннан, ул Россиядә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булды.
Совет матбугаты чорында яшәгән кешеләр ул елларда дәүләт басмаларына ышанып җитми иде. Шуңа күрә «Татар-информ»ның беренче җитәкчесе Гомәр Богдаловка һәм аның командасына агентлык эшен өр-яңадан башларга һәм укучыларның ышанычын акрынлап яуларга туры килде. Эш барышында агентлыкның дәүләт органнары һәм республика җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итү ысуллары билгеләнде.
«Татар-информ» хәбәрчеләре һәр җиргә үзләре барып, үз күзләре белән күрергә, теге яки бу мәгълүматны Президентының үзеннән ишетеп, аның дөреслегенә инанырга һәм безгә турыдан-туры сорау бирергә тырышты. Әлбәттә, Казан Кремлендә узган очрашуларга катнашуда аларга өстенлек бирелә иде. Еш кына мин аларны, хәтта алдан килешмичә, үз кабинетымда кабул итә идем, чөнки халыкка теге яки бу хәбәрне вакытында җиткерү бик мөһим иде. Кайвакыт аларны илебез яки республикабыз җитәкчелегенең хәлиткеч карарларын шәхсән шәрехләү өчен үзем чакырып алдым.
Агентлык эшчәнлегенең беренче көннәреннән башлап 2003 елга кадәр без һәр иртә «Татар-информ»ның басма бюллетенен ала идек, анда республиканың төп яңалыкларына гына түгел, ил һәм дөнья гамммәви мәгълүмат чараларында Татарстан турында чыккан хәбәрләргә дә күзәтү басыла. Ә бу исә һәрвакыт күпьяклы мәгълүматка ия булырга һәм бөтен нәрсәне белеп торырга ярдәм итте. Әлбәттә, узган еллар дәвамында «Татар-информ» заман белән бергә атлады. Хәзер инде ул – интернет челтәрендә өзлексез киңәя баручы, миллионлаган кеше укый торган мәшһүр электрон мәгълүмат чарасы. Аның рус һәм татар телләрендә эшләве бик уңай күренеш. Шул ук вакытта «Татар-информ» эшчәнлегенең төп принциплары – җәһәтлек, дөреслек һәм объективлык һаман сакланып килә.
Хөрмәтле «Татар-информ» хезмәткәрләре! Шунысы куанычлы, республика һәм ил өчен катлаулы чорларда да, республика иҗтиһадының аннан соңгы елларында да, бүгенге көндә дә без сезнең белән фикердәшләр булып калабыз. Форсаттан файдаланып, күпьеллык уртак эшчәнлегебез барышында бер-беребезне аңлап, уңышлы хезмәттәшлек иткәнебез, «Яңарыш» Республика Фонды эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең әлеге олы хезмәтебез сезнең актив катнашыгыздан башка мөмкин булмас иде, безнең уңышларда, һичшиксез, сезнең дә зур өлешегез бар.
Барыбыз да хөрмәт иткән «Татар-информ» гөрләп алга барсын өчен бар талантын һәм осталыгын биреп, илһамланып эшләгән һәм бүген дә эшли торган һәркемгә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш һәм яңа иҗади казанышлар телим!»
Сезнең тугры укучыгыз
Минтимер Шәймиев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз