Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тула. Ул дәүләт, республика һәм илнең башка төбәкләре җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, Россия һәм Татарстан халкынан күпсанлы котлаулар кабул итә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шәймиевка Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володиннан, РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевтан, РФ Иминлек советы секретаре Сергей Шойгудан, Россия һәм Беларусь союздаш дәүләтенең дәүләт секретаре Сергей Глазьевтан, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан, РФ беренче вице-премьеры Денис Мантуровтан, вице-премьеры Марат Хөснуллиннан котлау телеграммалары килгән. Шулай ук аны РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, РФ саклану министры урынбасары, армия генералы Юныс-Бек Евкуров, Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, Милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Олег Добродеев, РФ гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Григорий Орджоникидзе һәм федераль хакимиятнең башка вәкилләре котлаган.
Татарстанның беренче Президенты шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнехановадан котлау хаты алган.
Моннан тыш, республика Дәүләт Киңәшчесен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм төбәк хакимиятенең башка вәкилләре тәбрикләгән.
Шулай ук Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев, Кабарда-Балкария башлыгы Казбек Коков, Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, Мордовия башлыгы Артем Здунов, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев, Тула өлкәсе губернаторы Дмитрий Миляев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Курск өлкәсе губернаторы Александр Хинштейн, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Федерация субъектларының башка җитәкчеләре котлау телеграммалары юллаган.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский, ТР дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шулай ук башка сәнгать эшлеклеләре һәм мәдәният учреждениеләре коллективлары да котлауларын җиткергән.
Минтимер Шәймиевкә җылы котлаулар һәм изге теләкләр белән РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Россия мөселманнары дини җыены башлыгы Албир хәзрәт Крганов мөрәҗәгать иткән.
Котлауларга шулай ук зур предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарә рәисе Олег Белозеров, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев, «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Серго исемендәге завод (POZIS)» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов тә кушылган.
Котлау телеграммалары килү дәвам итә, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз