news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы»ннан өч баланың открыткасын алды

Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы»ннан өч баланың открыткасын алды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды. Ул чыршыдан өч баланың открыткасын алды һәм аларның теләкләрен якын арада чынга ашырырга вәгъдә итте. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәймиев 7 яшьлек Арсенийга театрда сәхнә артында булырга ярдәм итәчәк, шулай ук 13 яшьлек Мирославаның һәм әтисе махсус операция катнашучысы булган 16 яшьлек Полинаның хыялын чынга ашырачак.

«Теләкләр чыршысы» янында Дәүләт киңәшчесен «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы катнашучылары, шулай ук «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы укучылары каршы алды. Ул республика халкын Яңа ел белән котлады һәм күпмилләтле халыкка иминлек теләде.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2028 елдан бирле бөтен Россия буенча уздырыла һәм ел саен изге эшләргә әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Әлеге акция ярдәменә теләгән һәркем «мәрхәмәтле тылсымчыга» әйләнә һәм балаларның яңа ел хыялларын чынга ашыра ала.

Быел «Теләкләр чыршысы» 20224 елның 15 ноябреннән 2025 елның 28 февраленә кадәр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100