news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Татьяна Ларионовага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды

Минтимер Шәймиев Татьяна Ларионовага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт бүләге күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен бирелде.

Минтимер Шәймиев Татьяна Ларионованы юбилее белән котлады, Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән проектлар өстендә бергәләп эшләгән еллары өчен рәхмәт белдерде.

«Сезгә тугрылыгыгыз, кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, нәрсәгә тотынсак та – барысын да тормышка ашырабыз һәм, һичшиксез, фикердәшләребез командасы өчен», – дип билгеләде ул.

Татьяна Ларионова, үз чиратында, Минтимер Шәймиевка һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Яңарыш» фонды эшчәнлегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында Шәймиев һәм Ларионова «Яңарыш» проекты кысаларында алдагы перспективалар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, алар фондның «Адымнар» полилингваль мәктәпләрен булдыруда тупланган тәҗрибәсен Татарстанда мәгариф системасын үстерүгә багышланган яңа музей экспозициясендә тәкъдим итү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot