news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенең 30 еллыгы – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында аерым әһәмияткә ия вакыйга. Шуны билгеләп үтим, ТР Конституциясе буенча Дәүләт Советында закон чыгару инициативасына ия Дәүләт Киңәшчесе буларак, мин аның җитәкчелеге һәм депутатлар корпусы белән даими бәйләнештә, Дәүләт Советының төп гамәлләреннән хәбәрдар булырга тырышам.

Минем карашка, республиканың 1994 елда Дәүләт Советына әверелгән парламенты без узган гасыр ахырында нигез салган традицияләрне лаеклы дәвам итеп, үзенең яшәүгә сәләтле булуын һәм заманның теләсә нинди таләбенә җавап бирергә әзерлеген исбатлады.

Тарих буенча шулай килеп чыкты: сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренең безнең буыны 1990-елларда яңа Россия һәм яңа Татарстан үсешенә бәйле зур вакыйгалар эчендә кайнады. Республикада гына түгел, ил буенча да яңа парламентчылыкка юл яручылар исәбендә булырга туры килде.

35 ел элек, 1990 елда республика тарихында беренче тапкыр республиканың закон чыгару органына – ТАССР Югары Советына һәм халык депутатларының җирле Советларына сайлау альтернатив нигездә узды. Көрәш бик кискен барды, көндәшлек көчле иде: бер мандатка уртача өч кандидат дәгъва итте. Республика парламентына барлыгы 250 депутат сайланды, шул исәптән мин дә депутат булдым. Аннары шулай ук альтернатив нигездә республиканың яңа Югары Советы Рәисе итеп сайладылар.

Бу – ТАССР Югары Советның 12 нче – соңгы чакырылышы, әмма шул ук вакытта демократияле беренче чакырылыш иде. Аңа тарихи вазифа башкарырга – Татарстан өчен хәлиткеч, уникаль законнар һәм закон актлары чыгарырга язган булып чыкты. Болар: Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация, республика статусы турында референдум үткәрү турында закон кабул итү, Татарстанда президент идарәсен гамәлгә кую, Татарстан Республикасы Конституциясен эшләү һәм кабул итү, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының хакимият органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзү һәм башкалар. Сүз уңаеннан, республиканың Дәүләт флагын, канатлы барс сурәтле гербын һәм гимнын – дәүләтчелекнең шушы бик мөһим атрибутларын да Югары Советның 12 нче чакырылышы кабул итте.

Шунысын әйтергә кирәк, Татарстан парламенты үсеше башка төбәкләрнең закон чыгаручы органнары үсешеннән принципиаль аерылып торды, чөнки без моңарчы сыналмаган билгесез юлдан беренче булып бардык һәм бөтенләй яңа законнар чыгардык, кайберләре соңыннан бөтен ил өчен үрнәк булып китте. Әнә шул легендар чакырылыш депутатларына бик рәхмәтлемен. Алар – язмыш ихтыяры белән олы сәясәткә килеп, тарихи карарлар кабул итүдә бик әһәмиятле роль уйнаган кешеләр. Ә иң мөһиме – Татарстан парламентының һәм тулаем республиканың алга таба үсеше өчен яңа, ныклы, демократияле хокукый нигез салучылар.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлану сәбәпле, мин рәсми рәвештә, ант кабул итеп, яңа вазифага күчтем. 5 июльдә Югары Совет Рәисе итеп Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сайланды, аның алдында да җаваплылыгы һич тә ким булмаган җитди карарлар кабул итү бурычы тора иде. Тормыш күрсәткәнчә, Фәрит Хәйруллович парламентлык эшчәнлеге өчен иң әзерлекле кешеләрнең берсе булып чыкты. Мәгълүм ки, ул республика парламентын тулаем 30 ел дәвамында уңышлы җитәкли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин – илебезнең иң яхшы парламентчыларының берсе дип саныйм, ул нәкъ менә шушы вазифа өчен туган булгандыр дип уйлыйм. Анда кешеләрне ышандыру сәләте бик көчле, ә бу исә парламент эшендә иң мөһим сыйфат.

Безнең барыбызны да әлеге күренекле тарихи дата белән котлыйм һәм Дәүләт Советының хәзерге составына нәтиҗәле эшчәнлек телим. Бервакытта да онытмагыз: сез – халык депутатлары, күпмилләтле халкыбызның йөзе һәм тавышы. Ә тарих исә һәрвакыт халык кулында», – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100