news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: «Тарихи шәһәрләрнең тышкы күренешен үзгәртеп, үзебез дә үзгәрәбез»

Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу һәм яңарту буенча масштаблы эшләрдә катнашу кешеләрне яхшы якка үзгәртә, аларны игелекле һәм бердәм итә. ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле турындагы панель дискуссиядә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев шундый фикер белдерде.

КФУ базасындагы дискуссия мәйданчыгы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисади форумы кысаларында ачылды.

«Без республикада ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә өч объект – Казан Кремле, Болгар тарихи-археологик комплексы, шулай ук Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре кертелү белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Шәймиев дискуссиядә катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә.

Ул катнашучыларның игътибарын мәдәни мирас өлкәсендәге ике мөһим әйбергә юнәлтте. Аларның беренчесе –  хәйриячелек. Битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Татарстанда тарихи мираска бәйле масштаблы эшләрне шактый тизләтеп булды, алар 2010 еллар башыннан башланды.

«Борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләре бөтен дөнья белән торгызылды. «Яңарыш» республика фондына төрле һөнәрдәге, яшьтәге һәм диндәге кешеләр ярдәм итте. Алар - төрле керемле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге предприятиеләр һәм оешмалар. Кемдер 10 сум акча керткән, ә кемдер аерым объектны комплекслы торгызу җаваплылыгын үз өстенә алган. Без бөтен халык ярдәмен тойдык, безгә 65 меңләп хәйрияче ярдәм итте», – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, мәдәни мирасны торгызу өлкәсендә тагын бер төп момент – рухияткә ирешү.

«Әлеге тарихи шәһәрләрнең тышкы күренешен үзгәртеп, без үзебез дә үзгәрәбез. Яхшырак, игелеклерәк һәм бердәмрәк булабыз. Әлеге проектларда катнашучыларның барысы да хөрмәт һәм соклануга лаек, алар күңелләрен биреп эшләде», – диде Шәймиев.

Ул искәрткәнчә, республикада төрле милләт һәм дин вәкилләре, күбесенчә православие динендәгеләр һәм мөселманнар яши.

«Шуңа күрә республика үзенең үсеш моделе нигезенә мәдәниятләр һәм конфессияләр балансын тотрыклы үтәүне, шулай ук иҗтимагый һәм милләтара тотрыклылык булдыруны салды. <...> Әйе, төрле цивилизацияләрдә кешене төрлечә аңлау бар. Ләкин барысы да аның югары абруен һәм рухи асылын таный. Без киләчәгебезне төзегән уртак нигез бик мөһим», – дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100