news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Сергей Цивилев белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев Сергей Цивилевка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозицияне күрсәтте. Ул, республика халкы, хакимият органнары һәм күп санлы хәйриячеләр ярдәме белән, 2010-2021 елларда Фонд тарафыннан тормышка ашырылган проектлар: борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Болгар Ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында сөйләде. Ул шулай ук Кемерово өлкәсе Губернаторына «Яңарыш» республика фондының «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын булдыру буенча яңа проектын тәкъдим итте.

Әңгәмә барышында Сергей Цивилев Минтимер Шәймиевкә узган ел Кузбасста Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешү кысаларында беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе турында сөйләде. Ул шулай ук икенче шахтерлар Сабантуе Новокузнецкта бу атнада – 25 июньдә, Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак, дип хәбәр итте. Ә 2023 елда Кузбасста федераль Сабантуй һәм өченче Халыкара шахтерлар Сабантуе узачак.

Кемерово өлкәсе Губернаторы ассызыклаганча, татарлар саны буенча төбәктә икенче милләт булып торалар һәм өлкәнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәләр. «Татарлар – хезмәт сөючән халык, алар үзләрен шахтерлык эшендә лаеклы күрсәттеләр, алар безне искиткеч Сабантуй бәйрәме белән таныштырдылар», – диде ул.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, татарлар 100 елдан артык элек, узган гасырның ачлык елларында, яхшы тормыш эзләп, туган җирләреннән Кузбасс, Донбасс, шахтерлык эшенә китә башлаган. «Алар тырышлыгы белән туган якларында гаиләләре исән калган. Бу авыр еллар татар тарихында безнең халыкның мәдәнияте, әдәбияты, сәнгатендә чагылыш тапкан», – диде ул.

Минтимер Шәймиев һәм Сергей Цивилев шулай ук Татарстан белән Кемерово өлкәсе арасында тарихи мирас, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре буенча фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100