Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев шәхси китапханәсеннән 4000 китапны Милли китапханәгә тапшырды
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси китапханәсеннән 4000 китапны Милли китапханә фондына тапшыру турында килешүне имзалады.
Республиканың беренче Президенты башта Милли китапханәгә үзе тапшырган китаплары куелган күргәзмә белән танышты. Ул култамгалы китапларга карап Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов белән аралашуын искә төшерде. Күренекле актрисалар Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәевага багышланган китапларга күз салып әлеге артистлар турында җылы сүзләрен әйтте.
Республиканың беренче Президенты Милли китапханәгә «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китап ядкәрьләренең сакланышын тәэмин итү өчен фонд саклаучылар белән хезмәттәшлеге» халыкара конференциясенә чакырылган иде. Кунаклар белән бергә күргәзмәне карап чыкканнан соң ул конференцияне ачып җибәрде.
«Рухи азык белән шөгыльләнер вакыт җитте. Элек моңа вакыт җитмәгәндер», дип башлады ул чыгышын. «Китапханә кеше тормышында зур роль уйный», дип ул китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгарны һәм Свияжскны төзекләндерү, Татарстан объектларының ЮНЕСКО исемлегенә керүе турында искәртеп узды. «Бу ике шәһәр 1 миллион 600 мең турист бирә», диде ул.
Сүз уңаеннан «Яңарыш» фонды эшчәнлеге белән таныштырды, ачык һавада куелган «Кара пулат» спектаклен искә төшерде.
Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова Минтимер Шәймиевка рәхмәтләрен җиткереп бу китапларның укучылар өчен һәрвакыт ачык булачагын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз