news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев шәхси фондыннан 3 629 китапны Милли китапханәгә тапшыра

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшыра.

«Алар арасыннан 200дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак», дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.

Күргәзмәгә куела торган әлеге китапларның титул битендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклеләрне, мәдәният әһелләренең шәхси имзалары тора. Алар арасында В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Ахмадуллина, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов имзасы бар.

Китапларны тапшыру тантанасы Милли китапханәдә 6-7 октябрьдә халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында каралган. Минтимер Шәймиев әлеге конференция кунагы булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot