news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте делегациясе белән очрашты

Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте делегациясе белән очрашты
ТР Дәүләт Киңәшчесенең матбугат хезмәте

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, Россия тарих җәмгыяте әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте Идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевский, Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФА вице-президенты, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, шулай ук Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе академигы Шахин Мостафаев белән очрашты.

Кунаклар Казанга «Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музей экспонаты итеп әзерләү» халыкара конференциясендә катнашу өчен килде.

Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин, Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Равил Хәйретдинов һ.б. катнашты.

Очрашу башында КФУ ректоры Ленар Сафин Минтимер Шәймиевкә КФУ бүләген – Христиан Френ исемендәге Алтын медаль тапшырды.

Очрашу ахырында Константин Могилевский Минтимер Шәймиевкә Татарстан һәм Россиянең тарихи-мәдәни мирасына игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәте өчен Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Минтимер Шәймиев кунакларны «Яңарыш» республика фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100