news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Россия Президентын сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте

Минтимер Шәймиев Россия Президентын сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле ватандашлар!

Быел 17 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бу юлы, бик көчле тышкы басым шартларында, бу гамәл дәүләтнең алдагы елларда эшләячәк җитәкчесен сайлап кую гына түгел. Бу юлы, сайлауда катнашып, без илебезнең дәүләт, технология, азык-төлек, фән суверенитеты һәм, әлбәттә, рухи бәйсезлеге өчен көрәшәбез. Димәк, без барыбыз да сайлауга килеп, рухи хәзинәләребез өчен, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне, милләтара һәм динара татулыкны саклау өчен бердәм тавыш бирергә тиешбез.

Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot