Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев православие динен тотучыларны Казан Изге Ана иконасы көне белән котлады
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев православие динен тотучыларны Казан Изге Ана образы табылуның 443 еллыгы белән тәбрик итте. Бүген меңләгән дин тотучы Тәре йөрешендә катнашты, аның маршруты Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвеннән алып Казан Изге Ана образы табылган урынга кадәр сузылган иде.
Шәймиев илаһи литургиядән соң республиканың төп чиркәвендә православие динен тотучыларга мөрәҗәгать итте, аларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады.
«Моннан нәкъ бер ел элек без тарихи вакыйга – яңадан торгызылган Казан Изге Ана чиркәвен изгеләндерүнең шаһитлары булдык. Һәм бүген әлеге мәһабәт чиркәү дин тотучылар һәм руханилар белән тулды. Сезнең барыгызны да әлеге зур вакыйга белән тәбрик итәм. Бу сезнең өчен бик мөһим һәм шатлыклы бәйрәм», - дип мөрәҗәгать итте Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе чиркәүгә җыелган халыкка.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан Изге Ана образы табылуны бәйрәм итү - православие динен тотучылар гына түгел, мөселманнар өчен дә зур горурлык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз