Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев «Михаил Козловский. Дәвер» фотокүргәзмәсен карады
Бүген Казан Кремлендәге «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийның 70 еллыгына багышланган «Михаил Козловский. Дәвер» фотокүргәзмәсе ачылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арина Потапова яза.
Күргәзмәгә күп кенә фотоларның герое – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде. Михаил Козловский күп еллар аның шәхси фотографы булды. Очрашуда шулай ук авторның хатыны һәм уллары, якыннары, хезмәттәшләре – фотохәбәрчеләр, журналистлар һ.б. кунаклар бар иде.
«Барлык журналистларга рәхмәт әйтәсем килә, мин сезне яратам һәм хөрмәт итәм. Мин журналист булмадым, әмма аның зур хезмәт икәнен аңлыйм. Михаил тыйнак кеше иде. Фоторәссамның эше бик авыр, уйлаганыңны язарга гына түгел, күрсәтергә дә кирәк. Дөньяны күрсәтү зарур, ә бу – мәдәниятнең башка өлкәсе, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. – Без аның белән яхшы таныш идек, бергә эшләдек. Ул таланты ярдәмендә уйларын фотолар аша җиткерә алды һәм фоторәссамнарның лаеклы рәвештә тәкъдим ителүенә иреште».

Күргәзмә галереянең берничә залында урнашкан, анда республиканың формалашу елларын чагылдырган 200дән артык уникаль фото бар. Фоторәссамның эшләре кире хронологиядә – соңгы фотолар, Минтимер Шәймиевнең портретларыннан алып узган гасырның 80-90нчы елларында Козловский «Советская Татария», «Вечерняя Казань» һәм «Известия Татарстана» газеталарының фотохәбәрчесе булып эшләгән вакытта төшерелгән аклы-каралы фотоларга кадәр – тәкъдим ителгән.
Фотоларның күбесендә дәүләт җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, эшкуарлар, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре сурәтләнгән. Алар арасында Россия Президентлары Борис Ельцин, Владимир Путин, Дмитрий Медведевның республикага сәфәрләренең эксклюзив фотоларын, шулай ук Минтимер Шәймиев республика җитәкчесе вазифасында эшләгән вакытта төшерелгән һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның фотоларын күрергә мөмкин. Моннан тыш, автор туган якка: аның табигатенә, кешеләренә, татар халкының бәйрәмнәренә зур игътибар биргән.

Михаил Козловскийның олы улы Леонид сүзләренчә, аның әтисе чын-чынлап бәхетле кеше булган. Ул сәфәрләр, командировкалардан кайтып кермәгән, күп кенә кызыклы кешеләр белән очрашкан.
«Фотоларның бай архивын тәртипкә китергәндә, бездә заманча Татарстанның әтиебез тудырган елъязмасын республикабызга тагын бер тапкыр күрсәтү яхшы булыр иде дигән фикер туды. Әти күп тапкырлар әйтүенчә, Минтимер Шәрипович белән үткәргән 26 ел аның тормышында иң яхшы еллар булган. Ул тудырган мирасны әле күп буыннар күрәчәк», - диде ул.
Фотографның кече улы Эмиль күргәзмә өчен фотолар сайлау һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнгән. Ул билгеләп үткәнчә, әтисе Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәтендә эшләгән чорда аның объективына республика тормышындагы тарихи вакыйгалар, шулай ук республиканың милли колоритын һәм традицияләрен чагылдырган кешеләргә багышланган кадрлар эләккән.
«Әтиемә республикадагы беренче кеше белән эшләү бәхете елмайды. Бу катлаулы чорлар иде. Ул – Татарстанның иң яңа тарихы елъязмачысы. Әти бик тыйнак һәм намуслы кеше иде, бик күпләргә ярдәм итте. Ул үзеннән соң якты истәлек калдырды», - диде Эмиль.
Күргәзмәдә Минтимер Шәймиевнең 2005 елда Кол Шәриф мәчете ачылган көндә, шахмат уйнаганда төшерелгән фотолар, гаиләсе белән төшкән эксклюзив фотолар, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда төшерелгән кадрлар тәкъдим ителгән. Бирегә килүчеләр шулай ук Россия лидерының 2010 елда Чаллының «КАМАЗ» заводына сәфәре вакытында төшерелгән фото, 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә бүләк ителгән пони белән төшкән кадрны күрә ала. Шулай ук Бөтендөнья җәйге Универсиадасында ут эстафетасында Рөстәм Миңнеханов сурәтләнгән кадрлар, хоккей матчы, инаугурация (һ.б.) фотолары тәкъдим ителгән.
Күргәзмә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылган. Ул 12 майга кадәр эшләячәк, керү – галерея билеты буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз