Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: Мелиораторларның хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый
«Татарстан авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү нигезендә берничә буын мелиораторларның хезмәте ята», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, бүгенге көндә мелиораторларның хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый.
«Татарстан авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү нигезендә берничә буын мелиораторларның хезмәте ята, шуңа күрә бүгенге көндә бу тармакка ярдәм итү - республика һәм бөтен ил дәрәҗәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - диде ул мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Казанда үткән тантаналы чарада.
Минтимер Шәймиев тармак ветераннарына рәхмәт белдерде, яңа буын аша республика мелиорациясенең уңышлы үсешен билгеләп узды.
«Мелиорация белән даими нигездә шөгыльләнми мөмкин түгел. Чыгымнар күп. Әмма икмәк - бар нәрсәнең нигезе. Шуңа күрә республикада мелиорация системасын булдыру турында карар, ихтыяҗ булганга күрә, йөз ел элек кабул ителә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Ул заманча технологияләрнең, 1970-1980 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы һәм аграр секторга шактый үзгәреш кертүен әйтте.
«Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин әйтүенчә, илдә икътисадның катлаулы реформалары шартларында коллективларның җитәкчелеге осталыгы һәм урыннарда берләшү нәтиҗәсендә мелиорация предприятиеләре җитештерү базасын, төзелеш техникасын һәм квалификацияле кадрларны саклап калып була.
«Бер гасыр дәвамында мелиораторлар үзләренең хезмәте, җаваплы мөнәсәбәтләре белән, идеяләрне уңышлы тормышка ашырып, югары нәтиҗәгә ирешә. Шөкер, җирләрнең уңдырышлылыгы һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышы арта. Бүгенге көндә Татарстан мелиорациясе системасында 2 меңгә якын квалификацияле белгеч, төрле милек формасындагы 40 оешма көч куя», - диде Рөстәм Сөнгатуллин.
Аның фикеренчә, 13 ел дәвамында мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгын Минтимер Шәймиев җитәкләгән чорда мелиорация зур үсеш алган: 450дән артык стратегик корылма төзелгән, сугарулы җирнең мәйданы 250 мең гектарга җиткән, мелиораторлар өчен поселоклар төзелгән.
Татарстан Премьер министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанның мелиорация системасында Әнвәр Залаков шәхесе дә тирән эз калдыруын әйтте.
«Бүген әлеге эшне Рөстәм Сөнгатуллин уңышлы дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мелиорациянең үсешенә ярдәм итә, игътибар уңында тота. Безнең республика Идел буе федераль округында елга агышының ресурслары белән халыкны тәэмин итү буенча беренче урында тора», - диде ул.
- Бу тармакның мөстәкыйль үсеше республика территориясендә 1921 елдан, Идел буенда булган корылыктан соң башлана. Бу вакыйга җир сугару системасын үстерүгә булган ихтыяҗны тагын да арттыра. 1922 елда ТАССРның Игенчелек буенча хәрби комиссариаты каршында Җирдән файдалануны тәртипкә салу һәм мелиорация идарәсе төзелә. Соңрак республикада мелиорация буенча беренче ширкәтләр булдырыла. Нәкъ менә соңгылары ярдәмендә республикада сугару, киптерү һ.б. системаларны булдыру, үстерүдә беренче тәҗрибә туплана.
- Соңрак бу өлкә белән Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. 1970-1980нче еллар Татарстанда мелиорация тармагының чәчәк ату чоры санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз