news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев ике кыз баланың яңа ел хыялларын тормышка ашырды

Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Арча районыннан Зифа Вәлиеваның һәм Нурлат районыннан 13 яшьлек Азалия Мортазинаның хыялларын тормышка ашырды. Кызларның теләкләре язылган открыткаларны ул 21 декабрь көнне «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексындагы Яңа ел чыршысыннан алды, анда бәйрәм хәйрия акциясе узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

9 яшьлек Зифа бик яхшы укый, хореография белән шөгыльләнә һәм биш яшьтән үк Казандагы Республика чыршы бәйрәмендә булырга хыяллана, анда ел саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Шәймиев баланың хыялын тормышка ашырды һәм кызга, аның әнисенә «Татнефть Арена»да узган тантанага билет бүләк итте. Ул шулай ук аңа тәм-томнар һәм татар телендә язылган китаплар җибәрде.

Җиденче сыйныф укучысы, 13 яшьлек Азалия Мортазинаның «Теләкләр чыршысын» бизәгән открыткасында балачактан ук мәчеләрне һәм этләрне бик яратуы һәм профессиональ кинологларның эшен күрергә хыяллануы язылган. Киләчәктә кыз бала үзе дә кинолог булырга тели. Шәймиев үтенече буенча Азалияне әти-әнисе белән бергә ТР Росгвардия идарәсенең ОМОН «Ак Барс» базасына чакырдылар. Анда кинолог Радик Мәҗитов экскурсия үткәрде, этне әзерләү күнекмәләрен өйрәтте. Дәрес ахырында Азалия аның Фокс исемле эте белән дуслашты. Дәүләт Киңәшчесе аңа «Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр» китабын һәм татар мәкальләре җыентыгын җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, игелек чарасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды, ул Яңа ел теләкләре язылган ике открытканы, ә аннары балалар хыяллары язылган тагын өч шарчыкны 22 декабрьдә Мәскәүгә сәфәре барышында сайлап алды.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия проектын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018 елда тәкъдим итте. Проект ярдәмендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 3-17 яшьлек балалар, шулай ук аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм ятим балалар үзләренең Яңа ел хыялларын тормышка ашыру мөмкинлегенә ия булды. Россия лидеры үзе дә быел традицион рәвештә акциядә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100