news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янәшәсендәге Александр Пушкин һәйкәле янында бөек рус шагыйренең 225 еллыгы уңаеннан чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

«Сез безнең кайда басып торганыбызны сизәсезме? Без Пушкинның бөеклегенә бәя бирү өчен килдек. Безнең буын һәм киләчәк буын шундый кызыксыну һәм җитдилек белән шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерергә килде», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Александр Пушкин – заманча рус теле формалашуга гаять зур йогынты ясаган бөек рус шагыйре. Аның күренекле әсәрләре арасында «Евгений Онегин» шигъри романы, «Капитан кызы», «Дубровский» романнары һ.б. бар.

«Һәр халыкның шундый мәшһүр кешеләре бар. Илебез һәм республикабыз үсешенә гаять зур өлеш керткән бу лаеклы гражданнарга сукмак өзелмәсен», - дигән теләкләрен җиткерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Шагыйрьнең юбилее уңаеннан, 6 июньдә шулай ук «Пушкин и... Михайловское. Начало» тулы метражлы анимацион фильмының премьерасы була. Мультфильмда Пушкинның сөргендәге еллары сурәтләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot