news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Фәрит Мөхәммәтшин гел намус белән эшләде

Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Фәрит Мөхәммәтшинның һәр вазифасында да ышаныч яулаган җитәкче булды.

Минтимер Шәймиев: Фәрит Мөхәммәтшин гел намус белән эшләде
Салават Камалетдинов

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның гел намус белән эшләгәнен ассызыклады. Бу хакта ул Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган «Виражи судьбы» китабын тәкъдим итү чарасында сөйләде.

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның тыйнак, намуслы гаиләдә тәрбияләнгән кеше булуын билгеләп узды. «Гел намус белән эшләде. Китапта да бар хәтта – «сүз биргәнсең икән – үлсәң дә эшлә» дип язылган». Фәрит Мөхәммәтшин бик әзерлекле кеше, аның токарьдан партия юлбашчысына кадәр катлаулы тормыш юлы узганын азлар гына белә», - диде.

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның нефть чыккан төбәктә эшләгәнен искәртте. «Нефть төбәгендә үзеңә игътибар юнәлтү авыр. Бөтен ил шул территориягә карый иде. Күпме күренекле кеше чыккан аннан», - дип белдерде ул.

Дәүләт Киңәшчесе, планлы икътисад, күп кенә товарларга дефицит чорында Мөхәммәтшинны ТАССР сәүдә министры вазифасына чакырганын әйтте. «Сәүдә министры вазифасына очраклы гына куелмады. Тулысынча ышанырлык намуслы кеше булырга тиеш иде. Фәрит Хәйруллович билгеләнде. Бу сынау, җаваплылык иде», - диде Шәймиев. Ул, шулай ук, халык соравы буенча, аның кире Әлмәткә кайтып торган чакларын да искә төшерде.

Югары Совет Рәисе итеп билгеләгәндә дә, Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшиннан да яхшырак кандидатура күрмәвен әйтте. «Кешегә бер тапкыр ышанасың икән, шулай бара....» – диде. Шул рәвешле, 90 нчы елларда Фәрит Мөхәммәтшин Югары Советны җитәкләде.

«Бу сәяси көрәшнең чын сәхнәсе иде. Әле җитмәсә республика дәүләт суверенитеты турында игълан иткәч. Мөхәммәтшинга Мәскәүдә туры мәгънәсендә ачык суд оештырганнар иде. Янаулар вакыты иде ул», - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев республика катлаулы юл узганын әйтте. «Каршылык булса да, референдум уңышлы узды. Халык хуплады, халык ризалыгын алуны игълан иттек. Бу нәтиҗәле эшчәнлекнең башы. Хокуклар турында әйтеп, барысын да законлаштырдык. Аллаһка шөкер, республика барлык хакимият дәрәҗәләрендә үсеш ала. Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек биргән сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте ул Фәрит Мөхәммәтшинга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100