Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Эдуард Хәйруллинның әнисенә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев журналист Эдуард Хәйруллинның әнисе – Алевтина Хәйруллинага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Ул аның улы республиканың иң талантлы журналистларыннан берсе булуын һәм Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Миңа Эдуард Фәрит улы белән ул «Беренче канал»ның үз хәбәрчесе, соңыннан ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгән вакытта бик күп аралашырга туры килде. Соңгы вакытта ул «Новая Тартария» дигән искиткеч проекты белән барыбызның да күңелен биләде. Безнең күпьеллык хезмәттәшлек игелекле мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашуга нигезләнгән иде», - диелә телеграммада.
Шәймиев шулай ук Хәйруллинны бик шәп журналист, үз эшенә бирелгән профессионал дип атады, һәрвакытта да иҗади фикерләү сәләте һәм киң эрудициясе белән аерылып торуын искәртте.
«Эдуард Фәрит улы безнең күңелләрдә киң күңелле, якты һәм максатка омтылышлы кеше булып калачак», - диде Шәймиев журналистның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашып.
Искәртеп узабыз, кичә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Алевтина Хәйруллинаның кайгысын уртаклашкан иде.
Журналист, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллинның вафат булуы хакында узган җомгада билгеле булды. Мәрхүмнең дуслары һәм хезмәттәшләре бу республика өчен бик зур югалту дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз