news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Болгарда «Кара пулат» спектаклен куюны оештыру турында киңәшмә уздырды

Минтимер Шәймиев Болгарда «Кара пулат» спектаклен куюны оештыру турында киңәшмә уздырды
https://tatarstan.ru/

Бүген Болгар шәһәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев рәислегендә борынгы шәһәр территориясендә «Кара пулат» спектаклен кую мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элегрәк Минтимер Шәймиев опера авторларының борынгы Болгар шәһәре территориясендә open-air форматында (ачык һавада) спектакль куюны оештыру инициативасы белән чыккан иде. Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгар музей-тыюлыгында берничә локация карады, шул исәптән «Хан сарае» һәм «Кара палата» территорияләрен дә. Проектны гамәлгә ашыруга бәйле оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, театр эшлеклеләре, Болгар музей-тыюлыгы вәкилләре, Спас районы җитәкчелеге катнашты.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, спектакль Болгар территориясендә куелу мөселман изге урыннарын популярлаштыру өчен зур әһәмияткә ия. «Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – бөтен дөнья өчен, кыйммәте булган күренекле урын. Һәм безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, «Кара палата» бинасы киләчәк куелышның нигезе булырга тиеш. «Бу – таяныч ноктасы. Безнең бай тарихыбыз бәйле урыннарның берсе. Заманча техник мөмкинлекләр һәм театраль формалар кулланып, без бу тарихны кешеләргә матур итеп күрсәтә алабыз. Без моны ничек итеп сыйфатлы һәм эчтәлекле эшли алуыбыз турында уйларга кирәк», – дип өстәде Минтимер Шәймиев.

Шулай ук Минтимер Шәймиев проектны гамәлгә ашырганда һәр объектка карата ЮНЕСКОның катгый чикләүләре булуын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте. Аерым алганда, биредә бернинди радикаль корылмалар һәм объектларның үзгәрүенә юл куелмый. «Без элек тә бу кагыйдәләрне бозмадык, алга таба да шулай булачакбыз. Бу эшкә бик сак карарга кирәк», – дип белдерде ул.

Ирада Әюпова үз чиратында билгеләп үткәнчә, табигый локацияләрдә «Кара пулат» куелышы, конкрет объектка бәйле рәвештә, бу урынны вакыйга туризмы ягыннан тагын да кызыклырак һәм җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Мәдәният министры шулай ук «Кара пулат» куелышы борынгы шәһәрдә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган бердәнбер проект түгел, дип билгеләп үтте. «Без әлеге музей комплексының эш концепциясен бераз яңадан карарга телибез. Бу локацияләргә яшьләрне тагын да күбрәк җәлеп итәчәк һәм аларны борынгы Болгар, Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия Федерациясе тарихын өйрәнергә этәрәчәк проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла», – дип аңлатты министр.

Аның сүзләренә караганда, төп концепция – бу урында төрле интерактив формаларны кертү. Бу – квестлар оештыру һәм Идел буе Болгары территориясендә булган төп вакыйгаларны театральләштерү. «ЮНЕСКОның һәр объектының үз идарә планы бар. Төп бүлекләрнең берсе – әлеге объектны популярлаштыру. Һәм безнең эш Болгарны популярлаштыру өчен яңа формалар һәм форматлар эзләүне күздә тота», – диде Ирада Әюпова.

  • «Кара пулат» – Болгар архитектурасының мөмкин кадәр сакланып калган һәйкәле. Объект XIV гасырда төзелгән һәм суд функциясен үтәгән. «Кара пулат» бинасына шул исемдәге операның нигезенә салынган легенда бәйләнгән. Сюжет буенча, Тамерлан сугышчылары 12 болгар кызын яулап алалар һәм хан кызы кем булуын ачыкларга булалар. Моның өчен алар әсирләрне таш палатага алып ут төртергә карар кыла, чөнки хан кызы утта янмый.
  • Операның премьерасы 2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда узган. Композиторы – Эльмир Низамов, либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. 7 еллык паузадан соң спектакльне Тинчурин исемендге театр театры күрсәтә һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100