news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Болгар җирендә мирасыбызны торгызуның яңа этабы башланды дип белдерде

Минтимер Шәймиев Болгар җирендә мирасыбызны торгызуның яңа этабы башланды дип белдерде
Рузилә Мөхәммәтова

Болгарда “Яңарыш: Эпосның заманча укылышы” фестивале Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт герое Минтимер Шәймиев чыгышы белән башланды.

Минтимер Шәймиев Болгар җирендә мирасыбызны торгызуның яңа этабы башланды дип белдерде.

«Без әле монда ни өчен җыелуыбызны азакка кадәр аңлап та бетермәгәнбездер. Без зур юл уздык. Хәзер яңа этап башлана һәм сез аның беренче шаһитлары булачаксыз», – диде ул фестивальнең төп сәхнәсеннән.

«Мәдәни мирас төшенчәсе гади әйбер түгел. Без хәзер мәдәни мирасны торгыза башлыйбыз. Вакыты җитте. Без әйткәнбез икән - эшлибез. Бүген сез саламда утырасыз икән, бу шушы эшебезнең бер өлеше. Эшебез сүзебездән аерылмасын иде», – дип дәвам итте ул.

Минтимер Шәймиев хәзер өлгермәсәк, алдагы буынга бу кыенрак булачагын ассызыклады, чөнки барысы да ерагайганнан ерагая барачагын искәртте.

Фестиваль тантанасы борынгы риваятьләргә нигезләнгән пролог белән башланып китте. Концертта Татарстан Республикасы камера хоры, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова катнаша. Концертның хедлайнеры Илсәя Бәдретдинова.

Болгарда 9 көн дәвамында фестиваль гөрләячәк. Мәдәни программада төрле халыкларның театральләштерелгән дастаннары башкарылачак, «Ага базар»да 100дән артык һөнәрче үз товарларын тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100