news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Болгар җирен бөтен дөньяга таныта алдык

«Изге Болгар җыены»нда быел ислам дөньясы илләреннән килгән вәкилләр катнаша.

Минтимер Шәймиев: Болгар җирен бөтен дөньяга таныта алдык
Фото: Салават Камалетдинов

"Изге Болгар җыены"нда Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар җирен бөтен дөнья таныды дигән фикерен белдерде.

«Без инде ничә еллар дәвамында бу урында җыелабыз. Ел саен «без булдыра ала торган халык бит» дип инанып китәбез һәм ул шулай дәвам итәчәк. Тотынсак, булдырабыз бит. Бу көнне без бик күптәннән көттек. Беренче елларда хәзрәтләрне китерү дә авыр иде, хәзер шатланып туеп булмый», - диде ул.

Быел "Болгар җыены"нда KazanSummit форумына килгән илчеләр дә катнаша. 

Минтимер Шәймиев яңгырлы һава торышының да уңай ягын әйтте. "Һава торышы әйбәт, чөнки яңгыр булса, икмәк була», - диде.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, ныклы нигез булмаса, бу көн турында хыялланып та булмас иде.

"Без - монда ел саен булган үзгәрешләрнең шаһитлары. Без булдыра алдык. Нәтиҗәдә Болгар җирен бөтен дөнья таныды. Ул безнең халыкның ихтыяр көчен күрсәтә", - диде Шәймиев.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аның фикерен хуплады. Бу датаны бөтен ил белән бәйрәм итүнең зур дәрәҗә булуын әйтте.

«Бәйрәмнәр күбрәк булган саен, берләшәбез. Болгарны белеп бетермиләр иде, Аллага шөкер, таныттык», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100