news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Безнең күпмилләтле мәдәниятебезне беркем дә юкка чыгара алмый

Минтимер Шәймиев: Безнең күпмилләтле мәдәниятебезне беркем дә юкка чыгара алмый
ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Көнбатыш илләренең Россия мәдәниятен юкка чыгару омтылышына үз фикерен әйтте.

«Мәдәният – халыкның җаны, ул буыннарны бәйләп тора торган зирәклек һәм гореф-гадәтләр. Без үз мәдәниятебез белән көчле. Ул безне бердәм халык һәм бердәм ил итеп саклый. Күпмилләтле мәдәниятебезне үстергәндә һәм саклаганда гына, аны беркем дә юкка чыгара алмаячак», - диде Минтимер Шәймиев шимбә көнне Мәскәүдә узган «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында.  

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Россиянең көчсез булырга хакы юк дип әйтте. Ил үзенең җирен, халкын, гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен сакларга-якларга тиеш.

Форумда катнашучыларга Шәймиев гел хезмәттә булырга, алга хәрәкәт итәргә, шулай ук китап укырга киңәш итте. Беренче чиратта ул Габдулла Тукай әсәрләрен укырга кирәк, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100