Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: «Без матди мирасны яңадан торгызабыз һәм рухи яктан байыйбыз»
Татарстанда тарихи һәм дини объектларны – Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрлеге, Казан Изге Ана иконасы чиркәве һ.б. яңадан торгызу буенча тиңе булмаган эшләр республикада чын рухи яңарышка таба зур адымнар булды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда «Валдай» халыкара дискуссия клубының пленар утырышында шулай дип белдерде.
Җәмгыятьнең нигезен формалаштыруда һәм дәүләтнең бердәмлеген ныгытуда диннәрнең роле турындагы сессиядә чыгыш ясап, Шәймиев борынгы һәйкәлләрне яңадан торгызу эшләре башлангач моның үз вакытында республикада нинди зур яңгыраш алуын искәртте.
«Ул елны уңыш мул булды һәм берничә мәдәни мирас объекты төзергә карар кылдык. Хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек, аларның барысы да фонд төзү өчен икешәр центнер ашлык сатарга ризалашты, аннан кергән акчаны борынгы һәйкәлләрне торгызуга юнәлдерәчәкләрен әйтте. Ул чагында 32 миллиард сум акча җыйдык. Һәм бу «Яңарыш» фондын төзү өчен нигез булды», - диде Шәймиев.
Ул билгеләп үткәнчә, матди мирас һәйкәлләрен торгызу бик зур мәгънәгә ия – мәчет һәм чиркәүләргә яңа сулыш өрү җәмгыятебезнең эчке рухи яңарышы символына әверелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз