news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: Беренче укытучым Хәдичә апаны һаман да оныта алмыйм

Минтимер Шәймиев: Беренче укытучым Хәдичә апаны һаман да оныта алмыйм
Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренче укытучысын һаман да оныта алмавын әйтте.

Минтимер Шәймиев бүген Укытучылар көне уңаеннан «Адымнар» күп телле мәктәбе коллективы алдында чыгыш ясады.

«Беренче укытучымны Хәдичә апа дип атый идек. Ул ялгыз иде. Мин аны гомеренең соңгы көненә кадәр игътибарсыз калдырмадым. Бу батырлык түгел, ә минем бурыч булды. Казанда укыганда да, төрле вазифаларда эшләгәндә дә Хәдичә апаны онытмадым. Оныта да алмыйм. Шулай булырга тиеш тә ул. Укытучылар безне кеше иттеләр. Чиге юк мондый хөрмәтнең», - диде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев яшь чагында яшәгән җитмеш йортлы авылдан җитмеш бала Казанда укыган булуын әйтте. «Мин укыган заманнарда уртача һәр йорттан бер бала югары белем алды. Бу бик зур хезмәт», - дип, ул укытучыларга олы хөрмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot