news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Балаларны Болгарга алып барып, ислам кабул итү турында сөйләргә кирәк

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россия төбәкләреннән балаларны Болгарга алып барып, ислам кабул итү турында сөйләргә кирәк.

Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында чыгышында әйтте.

"Безгә балалар, яшь буын белән шөгыльләнергә кирәк. Һәр кылган гамәлебез гореф-гадәтләребезне баетуга эшләргә тиеш. Кулдан ычкындырырга ярамый моны. Әгәр Болгарда кайбер шартлар тудырсак, балаларны төбәкләрдән алып килсәк, ислам дине турында сөйләргә була... Балачакта бер башка кереп калса, гомерлеккә истә калачак ул. Балаларның аңына сеңдереп калдырырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев. 

Ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкаруның мөһимлеген ассызыклады. Җәйге каникуллар чорында бу эшне оештырып булыр иде, дип саный ул.

"Моңа тиешле күрсәтмәләр кирәк булачак. Конгресс та үз өлешен кертәчәк. Моны эшләсәк, моның бәһасе юк", - диде Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100