news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Әлмәттә «Адымнар» мәктәбен ачты

Минтимер Шәймиев Әлмәттә «Адымнар» мәктәбен ачты
Әлмәт районы матбугат хезмәте

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә «Адымнар» яңа белем бирү комплексын ачуда катнашты. Белем көнендә аның бусагасын 800дән артык бала атлап керде.

Җыелганнарны сәламләп, ул Әлмәттә Татарстандагы алтынчы «Адымнар» мәктәбе ачылуын искәртте.

Минтимер Шәймиев белдерүенчә, белем бирү процессы агымдагы шартларда иң мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Таләпләр һәм төрле проблемалар кайдан гына килмәсен, мәгариф аларның барысына да җавап бирергә тиеш.

 

Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

«Белем – ул көч, зур көч! Белем аша акыл һәм уңышлар белән күп нәрсәгә ирешергә һәм Россия Федерациясен дөньяда әйдәп баручы ил итәргә мөмкин. Россия мондый рольгә лаек, аның катлаулы тарихи юлы бар. Шуңа күрә без бик заманча мәктәпләр төзү кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Гади булмаган эшкә тотындык, әмма безнең бурыч –балалар укысын һәм иң мөһиме – укырга өйрәнсен», – дип белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, әлеге белем бирү комплекслары кыйммәт, әмма аларда балалар бушлай укый ала. «Мин Республика Президенты Рөстәм Нургалиевичка [Миңнехановка], Әлмәт җитәкчеләренә, нефтьчеләр командасына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм», – дип өстәде ул.

 

Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренчә, мондый зур объект бер елдан да кимрәк вакыт эчендә тулысынча әзер булды. Элегрәк, аның сүзләренчә, нефть шәһәрендә төзелештә андый тәҗрибә булмаган. Ул педагогик коллективка уңышлар теләде, балаларны көчле профессионаллар командасы укытачагын билгеләп үтте. Шул ук вакытта барлык укучыларга да, укытучыларга да катлаулы юл үтәсе барлыгын искәртте.

«Безнең өчен күп телле белем бирү комплексы – заман куйган бик зур таләп. Бу стандарт мәктәп түгел. Без монда уку җиңел булмаячагын алдан ук аңлыйбыз, ләкин бу процесс бик кызыклы. Менә бу җиңел булмаган кызыклы юл балаларның иң яхшы көндәшлеккә сәләтле белемнәренә китерергә тиеш. Күпчелек ата-аналар балаларының бу мәктәпкә керүен бик теләде. Бу теләк тормышка ашты. Һәм хәзер безнең мәктәп чын мәгънәсендә күп телле, текә, югары белем бирә торган булсын өчен, безгә җитди эшләргә туры киләчәк», – диде шәһәр мэры.

 

Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

Белем бирү проекты Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән эшләнде, ул РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Башлангыч проектта алты белем бирү комплексы һәм шәһәр читендәге ике өстәмә белем бирү үзәге булдыру каралган иде.

Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән барлык комплекслар да «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» исеме астында берләшкән. «Адымнар» сүзе бу проектның фәлсәфәсен чагылдыра: төрле халыкларның телләрен һәм мәдәниятләр төрлелеген кабул итүче, милли традицияләрен хөрмәт итүче яшь буынны тәрбияләү.

Беренче ике комплекс – Алабугада һәм Казанда укучыларны 2020 елның 1 сентябрендә кабул итте. Бер елдан соң комплекслар Актанышта һәм Чаллыда эшли башлады. Бүген тагын ике мәктәп Түбән Камада һәм Әлмәттә ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100