news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде

Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде
Фото: © «Рәсми Татарстан» сайты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Рәсми Татарстан» порталы хәбәр итә.

«Бу бик мөһим көн, чөнки илебезнең киләчәге турында сүз бара. Бик катлаулы чор уздык, илебезгә карата күпме санкцияләр булды. Әмма бүген, инде билгеле нәтиҗәләр буенча, горурлык хисләре белән әйтергә була: без боларны лаеклы үттек. Россия Федерациясе - күп милләтле ил, бөтенесе дә дус, без моны үзебезнең республикабыз үрнәгендә дә күрәбез: барысы да матур итеп, тыныч яшиләр. Бүгенге көндә илнең икътсиады әйбәт эшли. Мин әйтер идем, бу - ышанычлы сайлаулар көне», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Фото: © «Рәсми Татарстан» сайты

  • Кичә Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100