Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төзелеш министрлыгы: Торак төзү һәм коммуналь челтәрләрне яңарту планы арттырып үтәлгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Торак төзү һәм инженерлык инфраструктурасын яңарту буенча еллык план арттырып үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Айзатуллин сүзләренчә, республикада 3 миллион 335 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, ә еллык план 2 процентка арттырып үтәлгән. Әйтик, коммерция күп катлы торак төзелеше өлкәсендә – 96, социаль ипотека буенча 44 йорт файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, 17 607 шәхси йорт төзелгән.
Министр шулай ук инженерлык челтәрләрен яңарту буенча 8 программаның җидесе төгәлләнүе турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта Питрәч районындагы соңгы объектта эш бара, ул киләсе атнада тәмамланыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз