news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). 23 майда Минскиның Дуслык йортында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның белорус телендәге “Төнге кошлар” ("Начныя птушкі") җыентыгы тәкъдим ителде. Бу хакта “Созвучие” сайты хәбәр итә.

Шигырьләрне Беларусь республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Кичәне алып баручы Юлия Алейчанка кунакларга Роберт Миңнуллин иҗаты турында сөйләгән. Ул шагыйрь турында матур сүзләргә караганда, шагыйрьнең шигыре яхшырак сөйли дип әйтеп, җыентыктан үзенә охшаган әсәрне укыган.

Татарстанның халык шагыйре белән танышлыгы турында “Мастацкая литература” ("Нәфис әдәбият") нәшрияте директоры Алесь Бадак та сөйләгән.

Нәшриятның баш редакторы, шулай ук бу җыентыкның да әдәби редакторы булган Виктор Шнип та Роберт Миңнуллинның берничә лирик шигырен укыган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot