news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минскида “норманд дүртлеге” сөйләшүләре тәмамланды

“Норманд дүртлеге” тәкъдимнәре документы элемтә төркеменә раслауга тапшырылган

  (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Минскида РФ Президенты Владимир Путин, Украина Президенты Петр Порошенко, Франция Президенты Франсуа Олланд һәм Германия канцлеры Ангела Меркель озакка сузылган сөйләшүләре тәмамланды, дип белдерә «Коммерсантъ».

«Интерфакс» билгеләп узганча, “норманд дүртлеге” нең барлык лидерлары да сөйләшүләр бүлмәсеннән чыккан.

“Норманд дүртлеге” тәкъдимнәре документы элемтә төркеменә раслауга тапшырылган, дип хәбәр итә «Forbes».

«Reuters» мәгълүматларына караганда, килешүдә 14 февральдән атышны туктату каралган. 

Фотосурәт kremlin.ru дан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot