news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минскида фаҗига: 17 яшьлек егет сәүдә үзәгендә бензин пычкысы белән кешеләргә һөҗүм иткән

Бер кыз алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Минскида ир-ат «Европа» сәүдә үзәгендә бензин пычкысы һәм балта белән кешеләргә һөҗүм иткән. Бу хакта шимбә, 8 октябрьдә Onliner.by басмасына сылтама белән "Правда ТВ" сайтында хәбәр ителгән.

Портал мәгълүматлары буенча бер кыз алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган.

"Шикләнелә торган 1998 елгы славян кыяфәтле ир-ат тоткарланган, милләте буенча белорус", - дип сөйләгән Белоруссия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Юлия Гончарова. Җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot