Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минскида беренче тапкыр Казан көннәре узачак
24-26 майда Минскида беренче тапкыр Казан көннәре узачак. Спорт сарае янында милли ашлар, концертлар, һөнәрчелек ярминкәсе һәм кунаклар өчен бушлай активлык белән зур татар мәдәнияте фестивале оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада:
• татар ашлары: өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия, өлеш, Казан пылавы, ат һәм үрдәк шашлыгы, чәкчәк һәм башка милли ризыклар
• Татарстан артистлары һәм коллективлары концертлары – халык музыкасыннан алып рок һәм электроникага кадәр
• мастер-класслар, халык биюләре, акча сугу һәм рәсем ясау
• керамика, күн әйберләр, түбәтәйләр, бизәнү әйберләре һәм милли тәм-томнар белән ярминкә
• балалар һәм өлкәннәр өчен активлык һәм интерактив мәйданчыклар
• фестиваль кунаклары арасында Казанга сәфәр уйнату.
Керү ирекле, диелә хәбәрдә.
- Минск һәм Казан 2024 елның декабрендә тугандаш шәһәрләр булды. Шәһәрләр мәдәният, мәгариф, икътисад һәм яшьләр проектларында хезмәттәшлекне үстерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз