news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минск татарлары Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләде

Минскиның "Чишмә" татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрде.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Беларусь Республикасының “Чишмә” татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырды. Минскида үткән бу кичә турында оешма әгъзасы Мәдинә Касимова-Лумпова “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.

“Апрель – Тукай туган ай. Татар халкының бөек әдипләрен без һәрдаим искә алып торабыз. 10 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Мәдәни программа өч өлештән торды. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре татар, башкорт, рус, инглиз телләрендә яңгырады. Шулай ук балаларыбызга да сүз бирдек. Алар шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрен яттан сөйләде, “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Сәхнәдә чыгыш ясау нәниләргә бик кызыклы булды. Кичәнең өченче өлешендә өлкән буын вәкилләре чыгыш ясады”, – ди Мәдинә ханым.

Минск татарлары Тукайга багышланган шигырләр дә укыган. Шул хакта Мәдинә ханым: “Безнең арада шигърият яратучылар шактый. Аларның күбесе үзләре дә иҗат итә. Кичәдә Тукайга багышланган шигырьләргә дә зур игътибар булды. Иң үтемле итеп Рәсидә Заикова һәм Фәнүзә Гыйльмуллина укыды”,  – диде. 

Аның сүзләренчә, милли җәмгыятьнең мәдәни чараларында катнашуы бигрәк тә яшьләр, балалар өчен әһәмиятле. “Кызганычка, хәзер татар телендә өлкән буын гына сөйләшә, яшьләребез арасында телне азмы-күпме белүчеләр булса да, кечкенә балаларыбыз татарча аңламый диярлек. Урамда, мәктәптә татарча сөйләшү юк бит. Үзара без татарча гына сөйләшергә, ана телен өйрәтергә тырышабыз”, – ди Мәдинә Касимова-Лумпова. Ул үзе дә “Чишмә” җәмгыяте карамагында оештырылган татар теле дәресләрен алып бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100