news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минск шәһәрендә яңа җәмигъ мәчете ачыла

Дини бина мең ярым гыйбадәт кылучыны үзенә сыйдырачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Минск шәһәрендә яңа җәмигъ мәчете ачыла. Әлеге чарада ТР мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнашачак. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минск шәһәрендә яңа иман йорты 1962 елда җимерелгән мәчет макеты үрнәгендә төзелгән. Биредә берьюлы 1,5 мең мөселман намаз укый алачак. Минскидагы бердән-бер мәчет Көнчыгыш Европадагы иң зур мәчет булып тора.

Тарихка күз салсак, Минскида беренче таш мәчетне татарлар 19 гасыр ахырында төзегәннәр. Әмма совет хакимияте урнашкач ул эшләүдән туктый. Бары тик сугыш елларында гына вакытлыча ачыла. 1962 елда исә тулысынча җимерелеп бетә.

Яңа мәчет 2004 елда салына башлаган. Әмма матди кыенлыклар булу сәбәпле төзелеш берничә елга туктатыла. 2013 елда кабат башлана. 2016 елда Төркия ярдәмендә төзелеп бетә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100