news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минск өлкәсендә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган халыкара конкурс булды

Минск өлкәсендә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган халыкара конкурс булды
https://tatar-congress.org/

Минск өлкәсенең Червенск районы Смиловичи шәһәр бистәсе Мәдәният йортында татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган халыкара конкурс буенча йомгаклау чаралары узды.

«Гомер озынлыгындагы иҗат 2023» конкурсында Смиловичи шәһәр бистәсе, Червеня шәһәре, Татарстан Республикасы, Кыргызстан, Казахстан мәгариф учреждениеләре укучылары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яратып сөйләде, Тукай әсәрләрен сәхнәләштерде, җырлар башкарды.

Җиңүчеләргә сертификат, диплом һәм Россия фән һәм мәдәният үзәге җибәргән китаплар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot