Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек иминлегендә кулланучылар кооперациясе ролен искәртте
Татарстан кулланучылар берлеге республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләре җыелышында шу хакта хәбәр итте.
«Татарстан кулланучылар берлеге оешмалары тарафыннан катлаулы шартларда башкарыла торган эшләр нәтиҗәсендә хезмәт коллективларын мөмкин кадәр саклап калып булды һәм предприятиеләрнең өзлексез нәтиҗәле эше тәэмин ителде», – диде ул.
Гарипов билгеләп үткәнчә, кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге ваклап сату өлкәсендә көндәшлекне үстерүгә, республикада җитештерелгән азык-төлек продукциясенең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.
«Бүген Татарстан кулланучылар берлеге кайбер мөһим социаль юнәлешләр буенча җитди эш алып бара, моның өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу - хәрби хезмәткәрләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм», - дип искәртте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру һәм уздыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Узган ел Татарстанда 23 ярминкә уздырылган, аларда 2 миллиард сумлык продукция сатылган. «Бу күләмнең 280 миллион сумнан артыгы Татарстан кулланучылар берлеге оешмаларына туры килде», – дип ачыклык кертте Гарипов.
Шул ук вакытта ул Аксубай, Биектау һәм Алабуга районнары башкарма комитетлары башлыкларына һәм җитәкчеләренә кулланучылар кооперациясенең үсеш дәрәҗәсен анализларга һәм авыл халкына төрле хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз