news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минсәгыйть Шакиров белән хезмәттәшләре һәм якташлары хушлашты

Бүген Татарстанның Чирмешән районының Лашман авылында ТР Муниципаль берәмлекләре советының элеккеге рәисе, Чирмешән районының элеккеге башлыгы, берничә чакырылыш Югары Совет һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Минсәгыйть Шакиров белән хушлашу мәрасиме булды. Сәясәт эшлеклесе кичә  74 яшендә озак авырудан соң вафат булды.

Аның туган авылында узган хушлашу чарасына күпсанлы якташлары һәм туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре, республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләренең хәзерге һәм элеккеге җитәкчеләре җыелды. Минсәгыйть Шакиров белән хушлашырга шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов килде.

Матәм нотыгы белән беренче булып республиканың муниципаль бергәлеге башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. Ул Минсәгыйть Шакиров биографиясенең иң мөһим чорлары һәм аның 22 ел җитәкчелек иткән Чирмешән районы башлыгы вазифасындагы эшчәнлеге турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минсәгыйть Шакиров белән аралашу еллары, аның принципиальлеге, эзлеклелеге, эшли башлаганны ахырына кадәр җиткерә белүе турында сөйләде. «Бу искиткеч энергияле, тәҗрибәле җитәкче, үз эшенең чын остасы иде», - диде Марат Әхмәтов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның барлык депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Ахырда Илнур Гарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Аннары мәчет хәзрәте Коръән сүрәләрен укыды. Минсәгыйть Шакировны туган авылы Лашман зиратында җирләделәр.

 

Фото: © «Безнең Чирмешән» газетасы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100