news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен көнгә максималь йөкләнеш билгеләде

Мәктәп укучыларына максималь йөкләнеш сыйныфка карап үзгәрә, диелә Мәгариф министрлыгының методик киңәшләрендә.

I сыйныф укучылары өчен сентябрь-октябрь айларында көнгә - өч, ноябрь-декабрьдә дүрт дәрес каралган. Бу срокларда дәресләрнең озынлыгы 35 минут (һәркайсы) дәвам итә. Гыйнвар-май айларында аларны 40 минутка кадәр арттыралар. Физкультураны расписаниегә кертү хисабына атнага бер тапкыр биш дәрес рөхсәт ителә.

II-IV сыйныф укучылары өчен максималь йөкләнеш - көненә биш дәрес (атнага бер тапкыр физкультура белән бергә алты дәрес рөхсәт ителә). V-VI сыйныфлар өчен – алты, VII-XI сыйныфлар өчен - җиде дәрес.

news_right_1
news_right_2
news_bot